Предыдущая публикация
Язучысы аны үзебез...
Укыганда аны дус-туганнар,
Кызармасын иде йөзебез...
Яхшылыклар белән тулып торсын,
Изге эшләр аны бизәсен.
Кара таплар, начар эш-гамәлләр,
Тормыш китабына кермәсен.
Тормыш бит ул - матур китап кебек...
Ничек язу тора үзеңнән.
Язмышларны сылтау итеп кенә,
Җаваплылык төшмәс иңеңнән.
Языйк әле... Языйк матур китап,
Бездән соң да сагынып укырлык.
Җир йөзендә ни бар кадерлерәк,
Кеше гомеренә торырлык!
Гөлара Шәрипова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2