Предыдущая публикация
Үткән яшьлек турында.
Вакыт үткән саен яшьлек
Көчлерәк сагындыра.
Бар иде бит яшь чакларым,
Гөрләп үтте елларым.
Яшьтәшләрне күргәч кенә,
Күрәмен картайганым!
Сокланып карыйм яшьләргә -
Без дә соң шундый идек!
Картаймабыз күк булсак та,
Яшьлек үтте - сизмәдек!
Үкенерлек булмаса да,
Яшьлегем сагындыра.
Хәтеремдә һәр мизгеле,
Уйландыра, яндыра!
Йөрәк һаман унсигездә!
Узсам да мин алтмыштан.
... Уфтанып язуым түгел -
Зарланмыйм мин язмыштан!
Фәридә Гарипова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1