Предыдущая публикация
Килгәнемне хәтерләмим:
Ниндидер эш калдырырга?..
Ниндидер сүз әйтергә, дип?..
Хәтерләргә вакыт та юк:
Ыгы-зыгы...
Ыгы-зыгы...
Юл читендә кала кебек
Тормышның да иң кызыгы...
Тиңсез эшләр, тиңсез сүзләр
Калган безгә:
Таң калырлык!..
Тик нигәдер бар да тора
Куласада кабатланып.
Ниндирәк эш,
Ниндирәк сүз
Калыр миннән?..
Аллаһ - белә.
Язмышыма гомер чигәм
Елый-көлә, елый-көлә...
Лилия Сәгыйдуллина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев