Предыдущая публикация
Сайлаган парың белән.
Яшьлек истәлеген саклап,
Пар иткән ярың белән.
Тормыш булгач бар да була,
Юлы озын, катлаулы.
Уртак балаң булган белән
Уңай бергә атлавы.
Тәүге сайлаган парыңнан,
Яхшыракны тапмассың.
Нинди генә булганда да,
Янәшәңнән атласын.
Сокландыра олыгайгач
Парлап бергә йөргәннәр.
Яшәүнең төрле чакларын,
Алар бергә күргәннәр.
Җиңәсен бергә җиңгәннәр,
Алтын көзгә кергәннәр.
Бәхетле картлык киләсен,
Гүя алдан белгәннәр...
Берсен-берсе кочаклаган,
Икәү бара тын гына.
Янында иң кадерлесе -
Юанычы ул гына...
Айсылу Калимуллина-Фазлыева
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2