Предыдущая публикация
Кемгәдер берәүгә
Авыррактыр ничә мәртәбә.
Бүген арты белән торса дөнья,
Алдын борыр сиңа иртәгә.
Кыенлыкны үтми генә торып,
Рәхәтлекне танып буламы?
Авырлыкны үтә белгән кеше
Сөядер ул ныграк дөньяны.
Бер үк язмышның кулына сыйган
Татлы назы... ачы җәбере...
Җиңел булмый диләр бәхет юлы,
Булсын өчен аның кадере...
Физәлия Дәүләтгәрәева
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев