Предыдущая публикация
Ялгызым. Күңелне
Чорнаган мең катлы төеннәр.
Газаптан әрнегән чагымда
Елмаю саклаган иреннәр.
Бушлыкның кочагы рәхимсез-
Челләдә җил булып өтәли.
Суына эзләрем. Акылым
Төйнәлгән төенне сүтәлми.
Мең кабат яралам! Мең кабат!
Катмарлы әрнүләр тавында.
Билгесез юл чаты.Ялгызым.
Тырмашам әле мин тагын да.
Айкала-чайкала бәгырьләр.
Танымый, үз итми үз түрен.
Өметтән нәзек җеп эрләдем-
Ямарга ярасын күңелнең.
Рамилә Мәрдәншина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1