Предыдущая публикация
Узып-туза гомерләр.
Янып күмергә әйләнде,
Башка төшкән түмәрләр.
Чыныгыпмы, тырышыпмы -
Гел көрәшеп яшәлде.
Дәртле күңел әрсез икән,
Олыгаймый! Яшәрде!
Һаман әле дөнья куып,
Җиңеп барасы килә.
Яратасы, яңартасы...
Берүк "картайган", димә.
Язмышларны бергә язып,
Нур сибеп, яшьнәп калыйк!
Үткәннәрдән киләчәккә
Ак юллар - күпер салыйк!
КӘҮСӘРИЯ ЯМАЛИЕВА
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1