Буразналар сырган йөземә...
Көзнең күбрәк йончу көннәре,
Йокы алмый торган төннәре.
Зарланам да, ахры, берьюкка,
Күңелкәем, берүк боекма.
Көзләрнең дә бар ул үз яме...
Гомерләрнең чуак бер мәле...
Табигатьтә — моңсу хозурлык.
Күңелләрдә — күркәм сабырлык.
Сөенәсең таңнар атканга,
Офыкларга кереп батканга.
Гомер буе кылган эшеңнең
Татып була хэзер җимешен.
Салган булсаң әгәр изгелек -
Балаларың итә игелек.
Ашыктара вакыт... ашыга,
Картлык чабып килә каршыга...
Күңелемдә хисләр ташкыны,
Канатлана... кая ашкына?
Яуланмаган әле үрләр бар,
Ачылмаган әле серләр бар.
Сиңа карап торган күзләр бар,
Әйтеләсе әле сүзләр бар.
Каршылыйсы әле язлар бар,
Бирелмәгән әле назлар бар.
Гомер үтә, өзеп бәгырьне...
Һәр яңа көн шундый кадерле!
Көзләр бит ул - гомер балкышы,
Алда тора әле ак кышы...
Рәсимә Ильясова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1