Уенчыклар, сүз, адым.
Күлмәк, ыштан, бакча, уен,
Тәлинкә, кашык, табын.
Мәктәп, дуслар, укытучы,
Өчле, бишле, имтихан.
Төрле фәннәр, яңа белем,
Авыл, шәһәр, зур җиһан.
Тәнәфесләр, түгәрәкләр,
Урам, иптәш, туп, футбол.
Уйнау, бәхәс, аяк чалу,
Ярдәм, табиб, гипс, укол.
Институт, гашыйк булу,
Клуб, кино, озату.
Сессия, койрык, үкенү,
Йокысыз төн, төзәтү.
Тулай торак, семестрлар,
Диплом, хезмәт, мәхәббәт.
Айлы кичләр, олы хисләр,
Яучы, кул сорау, рөхсәт.
Парлы тормыш, бала, бишек,
Хезмәт хакы, туздыру.
Тәрбияләү, бакча, мәктәп,
Борчылу, куркып тору.
Урнаштыру, өйләндерү,
Киңәш бирү, булышу.
Кан басымы, кул-аяклар,
Белгертмәскә тырышу.
Күзлек, гәҗит, телевизор,
Ак чәчләр, җыерчыклар.
Бакча, урам, капка төбе,
Оныклар, оныкчыклар.
Авырулар, шифаханә,
Намаз, дога, ураза.
Урын өсте, соңгы сулыш,
Бар туганнар, җеназа.
Исхак Фәйзи
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев