Предыдущая публикация
Кайгыларга каза өстәлсә,
Эч пошыргыч сагыш чорнап алса -
Йодрыклап сук та өстәлгә,
Бөтен авырлыкка әйт сүзеңне:
- Рәхәт кенә мине җиңмәссең!
Югалтмадым әле мин үземне,
Бер җиңелсәң - кире килмәссең!
...Әгәр авыр икән – чиге булыр,
Киләчәккә өмет баглагыз,
Бары кул кушырып, баш имәгез,
Өр-яңадан яши башлагыз!
Төшенкелек дигән явыз кортны
Үрләтмәгез берүк күңелгә!
Яратыгыз, янә ышаныгыз!
Өмет белән авыр түгел лә!
Фирүзә Абдуллина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3