Һаман әрнетә ул үзәкне.
Юллары да сикәлтәле булды:
Бәргәләде, бирде кирәкне.
Ташларның да иң-иң эреләре
Яуды башка, жәлләп тормады.
Телләре дә кырык төенләнгән:
Җавабын да биреп булмады.
Сабагын да үзе бирде дөнья:
Нык бул, диде, әйдә, бирешмә!
Елмай, диде, елмаюың күреп,
Таш атканнар хәтта бирешә.
Күз яшьләрең син күрсәтмә, диде,
Шатланмасын күреп бүтәннәр.
Яшьләремнең шаһитләре булды
Төннәремдә юеш мендәрләр.
Берсенә дә, никтер, һич кемгә дә
Бирмәдем дә төсле җавабын...
Һәркемнең дә үз сайлаган юлы,
Хаталары, гөнаһ, савабы...
Тозы күп ашалды бу тормышта,
Тамаклардан бетми тоз тәме...
Тозны потлап ашаганнар гына
Аңлый сыман яшәүнең ямен...
Тозны күпләп ашаганнар гына
Керә белә кеше хәленә.
Күп ашалды тозы... Һаман авыр
Ияләшү шикәр тәменә...
Ирина Хәмидуллина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2