Предыдущая публикация
Кул аркасы белән сөртеп
Ташлап булса.
Үткән юлым ялгыш диеп,
Кире кайтып хаталарсыз
Башлап булса...
Ул - мин булмам.
Бер туктамый авыз ерып,
Җырлап кына гомер юлын
Үтеп булса.
Йөрәгеңә якын алмый,
Шулай гына борчулардан
Китеп булса...
Ул - мин булмам.
Авыз тулы кара канны,
Күрсәтмичә чит-ятларга
Түзеп булса.
Җаным тулы сагышларга,
Ялгышларга батмаенча
Йөзеп булса...
Ул - мин булам.
Рәфкать Шаһиев
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев