Предыдущая публикация
Күңел өйгә тарткан чак.
Гади генә түреңнең дә
Яме, кадере арткан чак.
Яратам, елап торсаң да
Һаман сулык-сулык син.
Моңсу булсаң да...
Акыллы,
Мәгънәле моңсулык син.
Аңлатасың күк, ноябрь,
Фанилыгын дөньяның...
Язлар, җәйләр уйлатмый ул
Дөньяларның ул ягын.
Май, июньдә
Җан бәхетнең,
Ямьнең олысын көтә.
Ноябрьдә үз ышыгың -
Учак җылысы җитә.
Учак, туганнар...
Бәхетнең
Ул – олысыдыр, бәлки.
Иң зур бәхет –
Туганнарның
Җан җылысыдыр, бәлки.
Гомеремдә –
Көзге уйлар...
(Яздагысы каядыр?..)
Акылыңа, асылыңа
Кайтаручы ноябрь...
Нәҗибә ӘМИНЕВА
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев