Предыдущая публикация
Күңел нечкәрә икән...
Шатлык ишелеп төшсә дә
Күзләр яшьләнә икән!
Җанда давыл дуласа да
Барыбер тына икән!
Янда сине юатырлык
Кеше табыла икән!
Җөйләр калса да күңелдә,
Вакыт дәвалый икән!
Тормыш изеп ташласа да,
Өмет сүнә алмый икән!
Без үзебез беренче дә,
Соңгы да түгел икән...
Без күрәсен кеше күрми,
Барыбер үтә икән!
Сыналырга килгәнбез без
Сынаулар килә икән!
Барын да җиңәргә Аллаһ,
Ярдәмен бирә икән!!!
Рушания Ахмадуллина (Чанышева)
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1