Алданыр чагым түгел
«Җанкисәгем! Алтыным! Кадерлем! Бәгърем! Чибәрем!» – мондый назлы иркәләү сүзләрен көн дә ишетергә нинди хатын-кыз хыялланмый икән?! «Язмышларны бергә кушып, синең белән гомер азагына хәтле яратып-яратылып яшәргә телим!» Кырыс холыклы хатын-кызның да бу тәкъдимнән башы әйләнми калмас! Дилбәр күңеленең дә Камилнең әнә шундый ярату сүзләреннән яшь чактагыча талпынып очынган чагы. Яшьлектәге кебек... Ә үзенә, Аллага шөкер, быел җәен илле сигезенче яшь китте. Алтмышны куган Камил дә Дилбәр белән танышканнан бирле үзенең чын яшен онытты булса кирәк, дәртләнеп, көн саен Дилбәргә телефоннан ярату тулы сүзләрен яудыра гына: «Мин синдәй хатын-кызны очратырга гомерем буена хыялландым! Без синең белән менә дигән итеп, күпләр көнләшерлек итеп яшәп китәчәкбез!» Әйе, Камил, беренче карашка, хатын-кызның хыялы иде: эчми-тартмый, менә дигән итеп үз өендә яши, акчага интекми. Сөйләвенчә, кулыннан килмәгән эше юк: сүтәсен сүтеп, төзисен төзеп, үз куллары белән ата-ана нигезен тергезеп ята, хәтта токмач та кисә, бәлеш тә сала, кәҗәсен дә үзе сава! Телефоннан үз-үзен артык мактаган иргә Дилбәр хәтта шикләнеп тә куйды – бер кимчелексез, бар яктан да уңган-булган ир-ат буламы соң җир йөзендә? Ә Камил, үз сүзләренә ышандымы-юкмы, «була-була, менә мин шундый», дип күкрәк төйде. Танышканда үз-үзен яхшы яктан гына күрсәтергә тырышу табигый да кебек. Күпме яшермә, яши-яши кимчелекләреңне тормыш барыбер күрсәтәчәк. Әлегә Камил Дилбәрнең күңелен яулау өчен баш әйләндергеч татлы сүзләрне дә, бернигә нигезләнмәгән матур вәгъдәләрне дә кызганмады. Әлбәттә, бу сүзләр Дилбәрнең күңеленә хуш килде – ул да бит тере җан. Ялгызлык тойгысы да җанны изә. Ышанычлы ир-ат иңнәренә таянып, киң күкрәгенә сыенып яшәп каласы килә! Җигелгән ат кебек, берьялгызы тормыш йөген тарту да бик арытты. Күпме гомер калган, кем белә? Шул калган берничә елны парлы тормышта, кайгы-хәсрәтсез яшисе бик тә килә! Әйе, Камил белән бергә булырга, беренче карашка, бернинди дә киртә юк кебек. Балалар үсте, үз тормышлары белән яшиләр. Ир дә, хатын да тормыш көтәргә өйрәнгән. Икесе дә төрле авырлыклар аша чыныккан. Шулай да Дилбәрнең күңеле каядыр талпына, ә акылы ниндидер адым атларга ирек бирми. Шунысы кулдан тота – танышуларының беренче көнендә үк, әйдә бергә яшик, дип, Камил Дилбәрне таң калдырды. Анысы да күзгә-күз карашып түгел, ә бары тик телефоннан! Ир-атны күрмәде, ишетмәде түгел, ә мондый да сәер тәкъдимне Дилбәр үз гомерендә беренче тапкыр ишетте. «Бу хакта сөйләшергә иртә әле безгә! Әйдәгез, бер-беребез белән ныклабрак танышыйк, бер-беребезне бераз булса да өйрәник!» – диде Дилбәр. Камил үзенекен тәкрарлады: «Вакыт үтә, вакыт белән бергә гомер үтә», − диде «кияү егете». Гомер үтүе хак инде – анысы Дилбәргә дә билгеле. Тик гомер үтә дип, бер күрмәгән-белмәгән кеше белән ничек ордым-бәрдем генә гаилә хәтле гаилә корырга мөмкин?! Камил барысына да күз йомарга да бергә яшәп китәргә өнди. Тик Дилбәрнең генә сукырларча яңа оя төзергә һич тә күңеле тартмый. Ике тапкыр авызы пеште, ә хәзер өреп кабар вакыт. «Кил, күрешик, сөйләшик», – дигән тәкъдимгә дә Камил ризалашмады.«Өемне, кәҗәмне, тавыклармны бер генә көнгә дә калдырып китә алмыйм!» – дип кире какты. Өйләнү кебек җитди мәсьәләдән тавыкларың мөһимрәк икән, бигайбә! Камил өзми дә куймый Дилбәрне үзенә чакыра: «Кил, тормышымны күр, мине күр, яшәргә кил!» Тик Дилбәр дә әдәп кануннарын белә – хатын-кыз түгел, ә ир-ат башлап йөрергә тиеш түгелме тормыш кору мәсьәләсендә? Камил хатын эзләп түгел, ә Дилбәр үзенә ир эзләп йөрү булып чыга түгелме? Бер күрмәгән-белмәгән хатын-кызга өйләнергә әзер торуы да бернинди кысага сыймый кебек. Ярар, Дилбәрнең интернет челтәренә куйган портретын ошатсын да ди. Көн кадагына язылган шигырь-хикәяләрен укысын да ди. Тик бу бит бары тик медальнең бер ягы гына. Интернет челтәрендә кем үзенең чын йөзен, холкын күрсәтә дә, бу кемгә кирәк? Әллә артык беркатлы бу Камил, әллә тилерәк – Дилбәр аңлый алмады. Дилбәр дә Камилнең сәхифәсенә кереп, үзе өчен нидер аңларга, яңа танышы хакында нидер белергә тырышты, әлбәттә. Тик гомеренең төрле чорыннан алып куелган берничә фото һәм төрле темага багышланган постлар аша ни белеп була кеше турында? Икесенең уртак танышлары үтереп мактау җитә дип уйлыймы бу сәер ир? Үз тормышыннан ваз кичеп, Дилбәр менә шул бер белмәгән-күрмәгән ир белән яшәп китәргә тиеш! Тик Дилбәр бит интернет челтәрендәге фотога түгел, ә тере кешегә тормышка чыга. Ә нинди кеше ул чынлыкта? Пар киләме алар бер-берсенә? Телефоннан үзеңнең уңганлыгың, булганлыгың, миһербанлыгың хакында теләсә ни сайрап була. Тик һәр сүзнең артында исбатлау булырга тиеш. Ә болай сүз коры сүз булып кына кала.«Җанкисәгем, алтыным, кадерлем, бәгырем...» Әйе, мондый назлы сүзләр һәрбер хатын-кызның күңеленә хуш килә. Тик аларга тойгының бер генә тамчысы салынмаганда, бу матур сүзләр буш һаваны селкетү генә түгелме? «Җанкисәгем» – Дилбәр аңлаганча,«җанымның кисәге бит син» дигән сүз бит бу! Кайчан бер күрмәгән Дилбәр Камилнең җанына үтеп керде дә, кайчан аның җанының бер кисәгенә әверелде соң әле? «Алтыным» – бу сүздә дә «алтындай зур байлыгым син минем» дигән мәгънә ята түгелме? «Кадерлем» – чыннан да кадерле, бердәнбер кешеңә генә әйтеләсе сүз түгелме соң бу? Эченә мәгънә, тойгы салынмаган очракта җылы сүзләрнең дә хакы төшә, арзаная, буш авазга әверелә. Хатын-кызның күңеле күпме ымсынмасын, бу төче сүзләр ышандырмый. Чөнки бу татлыдан-татлы сүзләр артында берни дә тормый. Алар кичерешләр аша яуланмаган, тойгылар белән сугарылмаган, йөрәктән үткәрелмәгән, вакыт аша сыналмаган. Әлеге татлы сүзләр Дилбәргә алдавыч кәнфитне хәтерләтә. Кәнфитнең ялтыравык тышын сүтәсең, ә анда – кәгазь кисәге. Балачакта малай-шалай кызларны шулай «сыйлый» торган иде. Камилнең татлы сүзләре дә шул буш кәнфит кебек: тыштан ялтыравык, матур, ә эчендә берни дә юк! Хәтта Камил үзе дә шул ук буш кәнфитне хәтерләтә кебек. Тыштан ялтырый, ә эчендә буш. Ниндидер бик мөһим сәбәпләр табып, Дилбәрне күрергә килергә теләмәве дә, ирнең күрмәгән-белмәгән хатынга өйләнергә әзерлеге дә балаларча беркатлы икәнлеген исбатлый түгелме? Булачак хатыныңны белмичә-күрмичә, аны әз генә дә сынамыйча, никах укыту хакында белешеп кую? Башка сыймаслык бит бу! Ара ерак, имеш! Алты йөз чакрымны да үтә алмаган ир белән ничек язмышыңны бәйлисең? Шул ук араны, аныңча, ул түгел, ә Дилбәр үтәргә тиеш. Дилбәр алты йөз түгел, алты мең чакрымны җәяү үтәргә дә риза, тик бу адым мәгънәле, фәтвалы адым булсын. Телефоннан өйләнергә тәкъдим ясап, алма пеш, авызыма төш дип көтеп яткан ир, үзен ничек кенә мактамасын, Дилбәрдә ышаныч уята алмый. Үз бәхете өчен һәркем әз булса да көрәшергә тиеш. Җиңел яуланган бәхетнең кадере юк. Ә болай, Камилгә кемгә өйләнергә дә барыбер кебек. Бәлки, ялгызлыктан интегүе этәрәдер аны бу адымга, кем белсен. Шулай да җиде кат үлчәп, бер кат кисәр чагы мондый җитди эштә. Камил ничектер, билгесез, ә Дилбәр кемдер сөйләгән, кемдер таныштырган буенча, интернетта күргән мәгълүмат аша гына андый җитди адымга җиңел карый алмый. Ярар, ашыгып өйләнерсең дә ди. Ә яшәргә дә кирәк бит әле! Хатының ошамаса, бер атнадан кире кайтарып җибәрерсеңме? Хатын-кызларның ничек яратуын барлык нечкәлекләре белән тасвирлавы да чынга охшамаган. Бу чын булса, ник шундый яхшы ирдән ике хатын аерылган да ник башкалар аңа чыгарга атлыгып тормый? Син үзеңне мактама, кеше сине мактасын – бу әйтем халыкта юкка гына йөрми. Үзең турында әллә ниләр сайрап була. Ә чынлыкта кылган гамәлең, эшең аша гына кеше сиңа чын бәя бирә. Уенмы бу, чынмы дигәндәй, Камил сайрады да сайрады, ә Дилбәрне үзенә ышандырырлык бер генә дәлил дә китерә алмады. Камилнең чакыруына башта күңеле талпынып алса да, уйлый торгач, акылы җиңде Дилбәрнең. Ышаныч уята алмаган бу ир янына гөнаһ арттырып танышырга да барып йөрисе юк. Тормышы да яхшыдан яхшыдыр, мулдан мулдыр – анысына шиге юк. Тик инде Дилбәрнең дә мул тормыш эзләп үз дөньясын ташлый торган чаклары түгел. Кешенекенә ымсынып түгел, бөртекләп җыйган дөньясына кинәнеп яшәр чагы. «Кадерлем, сөеклем» – бу сүзләр эчендә ярату ятарга тиеш Дилбәрчә. Ялганга ымсындыру гына булмасын инде ул. Ышансын әйдә Камил үз җисеменә тап килгәненә. Үзенең бар яктан да камил икәнлегенә ышансын, мактасын әйдә үз-үзен. Ә Дилбәргә, таудай кимчелекләре булган хатынга, андый камил зат кирәкми дә кебек. Мәхәббәтнең яралгысы да, бөресе дә яралмыйча, ярату сүзләре әйтү, вәгъдә бирү шул ук алдалау ул. Шөкер, бу буш сүзләргә ышанырга Дилбәр дә унсигездә түгел. Яше олыгайган саен, акылы уяулана барган чагы. Сөеп-яратып, бер-береңне сынап тормышка чыксаң да мөнәсәбәтләрне ничек кенә каты сыный әле бу дөнья дигәнең! Үпкәләсен, ачулансын – ул үпкәли дип өеннән чыгып китәргә Дилбәрнең башына тай типмәгән. Балаларча үпкәләп, кара исемлеккә тыгып куюлары ук алтмыш яшьлек Камилдә балалар акылы икәнлеген исбатлый түгелме. Бар яктан да «камил» Камилгә Дилбәрнең шуны гына әйтәсе килә:
«Мин дә кеше. Төрле чагым бардыр –
Инде акланыр чагым түгел.
Бу тормышта мин төрлесен күрдем –
Инде алданыр чагым түгел...»
Физалия Дәүләтгәрәева
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6