Предыдущая публикация
әйткән сүз дә
Кабат кайтмый, үкен-үкенмә!
Йөрәкләрдә рәнҗү төере кала -
Кирәк түгел, гафу үтенмә!
Кире кайтмый гомер, үткән еллар,
Куанычлар, юллар - үтелгән!
Язмыш кушып, җанга чит-ят затлар,
Ятлар белән гомер ителгән...
Шулай була кайчак: үткәннәрдән
Ишетелә таныш бер тавыш.
Юк, кайтарып булмый сөйгәннәрне -
Үзәкләрне өзә тик сагыш!..
Һәр кешенең җирдә үз сукмагы,
Гел үзгәреп тора фасыллар.
...Фанилыгын раслап бу дөньяның,
Соңгы көннең мөһере басылган…
Салисә Гәрәева
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев