Уйга батып калдым тагын да.
Узганнарным, әй күңелле булган...
"Их!" димичә булмый... Сагын да...
Балачакның рәхәт вакытлары...
Үсмер чакта булган ярату...
Юксынулы яшьлек еллары да -
Юк икән бит үткәннәргә кайту.
Югалтулар күбрәк булган саен,
Узган көннәр төшә исемә.
Бер күрергә тилмергән йөзләрне
Керсә икән димен, төшемә.
Дога укыйм... Тынычлыгым арта,
Күз яше дә акрын тәгәри.
Моңсу күзләр искә төшкән саен,
Йөрәкләрне генә яралый.
Тик онытып булмый бер минут та,
Күрсәтмичә яшем мин елыйм.
Онытырсың әле, вакыт - дәва,
Аллаһтан мин сабырлык сорыйм.
Күтәрә (а)лмастайны бирми Аллаһ,
Сынау арты сынау ул бирә.
Кемгә - кайгы, кемгә - сөенечен,
Үлчәгәнен кем соң, кем күрә?
Димәк шулай кирәк... Тормыш бара,
Көннәр уза - димәк мин яшим.
Вакыт узган саен, төшенәмен,
Кибәр әле минем дә яшем...
Ләйлә Фәрит
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2