Бер җылы иңдерче җаныма.
Ярадан куырылып хисләрем
Кабаттан кагылды таңыма.
Пыяла тәрәзәм - ак бизәк,
Мизгелем бозларга төренгән.
Әтисез яшәргә бик күптән
Күңелем чарасыз өйрәнгән...
Очрашу көтүне дә өзеп,
Мәңгелек хушлашу көне бу.
Әтиле халәтнең кыйммәтен
Чын-чынлап төшенү төне бу.
Ят гөлләр күрүгә кабердә -
Аңлатып булмаслык көнләшү.
Сурәтең абайлап хәтердән
Яратып эндәшү, сөйләшү...
Үпкәләү гаделсез язмышка,
Үзеңә үпкәләү күңелдә.
Яныңда кочарга сусаган -
Балачак бәгырем түрендә.
Мин синсез бик күптән, тик бу көн
Мәңгегә хәтергә уелган.
Дөньясы җиде ят. Син дә юк.
Балачак шул көннән җуелган...
... Син мине күкләрдән таны да,
Ризалык иңдерче җаныма.
Караны ак итеп күңелдән
Галәмгә сагыну агыла...
Алинә Хисамиева
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев