Предыдущая публикация
“Бүгенеңдә яшә!” – дисәләр дә.
Сагышларым җанны кисәләр дә...
Әйләнәм дә кайтам үткәннәргә.
Үткәнемә кайтам. Синең янга, -
Моңсу күзләреңә табынырга.
Мин бит синнән берни өмет итмим,
Һәм рөхсәт көтмим сагынырга.
Сагынам да өзелеп, сине эзләп
Кайтып китәм кабат үткәннәргә, -
Бүгенемдә сине табар өчен, -
Үткән кире кайтмый, дисәләр дә...
Ә мин менә үткәнемдә яшим!
Синсез бүгенемнән кача-кача...
Сөяр идем сине шаша-шаша –
Үткәнемә кире кайта алсам.
Шәмсия Җиһангирова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1