Иң ваемсыз, иң шат ул еллар...
Әти-әни исән... Туганнар да...
Гөрләп тора әле бар өйләр...
Искә аласыңмы, бәбкә үләне япкан,
Яшел, чиста авыл урамын?
Кече генә, гади, иске өйләр...
Сибә кебек һаман нурларын...
Карлар эреп, беренче җир чыккач,
Җыела идек елга ярына...
“Лапта”, “кәлүк”, “чүрәкәй” уенын,
Калды бары искә алырга...
Тирәк төбе – “сугыш майданы” иде,
Агач мылтык тотып “сугыштык”...
Бер беребезнең штабларын табып,
Әләм алыр өчен тырыштык...
Ә кышларын... чаңгы, чана шудык,
Хоккей дигәне дә калмады...
Кар бәрешеп, карда аунап үстек,
Чир, сырхаулар безне алмады.
Еллар авыр иде, уен уйнап кына,
Үтмәсә дә безнең балачак.
Безне көтә иде ышанычлы,
Зур өметле, якты киләчәк.
Бай да түгел идек... Тик тормышның
Тәмен-ямен белеп үскәнбез.
Шуңа бәлки, гел яхшыны теләп,
Авырлыкка бирешми, түзгәнбез.
Хәзер барсы да бар кебек: төпле йортлар,
Киң урамнар, матур киемнәр...
Газы, суы өйдә, смартфон, машиналар,
Интернетта утыра балалар...
Ләкин... мин ишетмим кичен, элекечә,
Дөп-дөп килгән тупның тавышын...
Бер кем салмый гармун моңнарына,
Шатлыкларын, яки сагышын...
Безнең кебек, яшьләр җырлап үтми,
Урамнарны моңга тутырып...
”Мәхәббәт күперендә”, боз китә дип,
Җыелып биемиләр шатланып...
Гомер үтә... Дөнья алга бара...
Һәр гасырның үзенең язмышы...
Бала чаклар, безнең яшьлегебез,
Күптән аккан елга сагышы...
... Исеңдәме?
Фарида Гимаева (Биктимирова)
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3