Предыдущая публикация
Каршылап һәр туган иртәмне.
Төннәр белән озатып тәүлекләрем,
Кабат яңа иртә көтәмен.
Һәр көнемә риза булып яшим,
Үз көемнән гаеп эзләмим.
Олыгайган саен тәүлекләрнең
Ашыкканын ныграк сизәмен...
Олыгайган саен, елларымны
Уем белән ешрак гизәмен.
Сагынамын... бигрәк юксынамын:
Яшьлегемне - гомер бизәген!
Һәр мизгелем шундый якын миңа
Өстәсә дә еллар санын, яшем....
Яңа көндә шушы миңа бәхет —
Якыннарым тоям, янәшем...
Төннәр белән озатып тәүлекләрем
Көндә, яңа иртә көтәмен.
Йөрәккәем, җаным дертләп китә,
Илем хәле көнем үртәли...
Көнгә - "төн эңгере" сарылган мәл;
Иртәләргә каунып яшим әле...
Һәм дә таныйм: тыныч Күкләр —
Күрәмсеңдә, бу Җирләрдә — яшәү яме!
Раушания Сафина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2