Предыдущая публикация
Алып киттең бөтен назымны.
Күңелемнән йолкып алып киттең
Яшел яфрак ярган язымны.
Үзаң белән алдың җәйләремне,
Чәчәк атмый сулды гөлләрем.
Әйтерсеңлә вакыт җитми генә
Күңелемә килде көзләрем.
Үзең белән алдың, без яраткан
Сихри, матур айлы төннәрне.
Караңгылык сарды, син булмагач,
Кояш көлеп торган көннәрне.
Ярты җаным синең белән китте,
Төзәлмәслек калды ярасы.
Шул яралы җаным белән әле
Белмим тагын күпме барасы.
Җанны дәвалардай даруларны
Кайдан гына эзләп табасы?...
Гүзәлия Исламова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3