Предыдущая публикация
Әллә картаюлар чынмы соң?
Алай булгач яшьлек җыры нигә,
Колакларда һаман чыңлый соң?
Язлар җитсә ник ашкына йөрәк?
Бәйрәм җитсә нигә очына?
Үткәннәргә ишек ача хәтер,
Кыюлыгын җыеп учына...
Булган безнең кыя кебек чаклар,
Булган бит таштай эремәс чаклар;
Югарыга үрелгән чак булган,
Яндагыларны күрмәс чаклар...
Аздан гына булып куя күңел...
Картаюлар шулай киләме?
Булмыймы соң качып, ишектәге,
Бикләп куеп ныклы келәне?
Булмыйдыр шул аннан качып калып,
Картлык бит ул йөрми ишектән...
Әкиятләрдә түгел, чын тормышта,
Яшәргәнне юкмы ишеткән?
Яшьлек җыры безнең колакларда,
Чыңлый һаман еллар үтсә дә.
Бәлки күңел яшәрәдер әле,
Буй-сыныбыз бераз чүксә дә...
Мәүлит Шакиров
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев