Предыдущая публикация
Матурлыкны аңлый.
Матурлыктан туймый алар,
Матурлыктан армый...
Матурлыклар шифа бит ул,
Матурлыклар - дару...
Матурлыктан җан чистара,
Бетә бөтен ару.
Матурлыклар матурлата
Безнең үзебезне:
Уебызны, хисебезне,
Әйтер сүзебезне...
Матурлыклар дәвалый да,
Яшәртә дә безне,
Матурлыклар матур итеп
Яшәтә дә безне...
Яктырып китә дөньялар,
Матурлык бер көлсә...
Матурлыклар җитәрлек ул,
Күңел күзең күрсә,
Матурлыклар үзеңнең дә
Күңелеңдә булса,
Матурлыклар күңелеңнән
Түгелергә торса...
Роберт Миңнуллин
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев