Предыдущая публикация
Янәшәдә — алтын сарылык.
Чулпы чыклар,
Алка-алка нурлар
Йөрәкләргә күчә сарылып.
Җәй дә китә бездән,
Әйтерсең лә
Бер мизгелдә генә җәйрәде.
Ничә тапкыр инде соңгы юлга
Озатабыз шулай җәйләрне.
Тоялмый да калдык ямен, тәмен —
Аерылу җәйдән кыен ла.
Картаюы җәйнең хактыр, ахры —
Чаганнарның чәче коела...
Көз килде дип нигә боегырга?
Көз килде дип нигә моңаю?
Көзләрнең бит беренчесе түгел,
Соңгысы да булмас, мөгаен!
Җырлау нигә:
«Көзләр җиткәч, синсез
Сарыларга гына сабыштым».
Көзнең быел яктырагы килде,
Татлырагы килде сагышның.
Роберт Миңнуллин
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2