Кызыктыра ул туй.
Анда ялган - татлы ширбәт кебек.
Тик бер адым - җанның газаплары
Онытыла, булмагандай элек.
Бөтерә дә үз ритмына кертә,
Тынны буа, шашкын, ярсу бию.
Утлы танавына алдап дәшә
Фәрештәгә әверелгән дию.
Ышан гына. Ышан гына бары!
Йөзеңә тарт төче елмаюны.
Уйлаудан тый үз-үзеңне, нигә?
Нигә сиңа пәйгамбәрләр юлы?
Уйна да көл! Ташка төреп ташла
Мең кутырлы, гамьле бәгырь итен.
Гавәм белән соры төскә манчыл,
Оныт, әйдә, тамырларның көчен.
Караны ак диеп аклаганда
Күптән инде үлгән булыр вөҗдан.
Кирәксез бер кысыр хәсрәт төсле
Истән чыгар акыл, сөю, иман...
Ә туй гөрли... Кыза гына бара.
Әфсен өреп йөрәк ярасына.
Соң көчемә түзеп басып торам
Туй туйлаган пәри арасында.
Гөлүсә Батталова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев