Предыдущая публикация
Күңелләргә нинди уйлар ният салган.
Йөрәк түрләрендә йөри өмет сагыш,
Үткән яшьлекләргә уйда кайтып барыш...
Ишекләрне шакый язмыш хәтер итеп,
Уйлап торсаң фикер итсәң исең китә.
Күз алдыннан үткәрергә үткәннәрне,
Күңел өчен Тик бер мизгел вакыт җитә.
Күңелләрнең тарихында ачык ишек,
Тәкъдир язган язмышларны тарих итеп.
Актарасың уй тарихны актаргалап,
Узганнарга хәйран калып исең китеп.
Гомер үтә кала тарих мәңгелеккә,
Бу дөнъяда кылган эшләр бар да кала,
Мәңгелеккә бакый йортка барган чакта,
Тәһлил шәриф изге дога озатып бара.
Камил Шәмсуаров
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев