Предыдущая публикация
Таң атыр, кояш калкыр.
Җиргә язы, җәе, кышы
Кабат килер мең тапкыр...
Кайсысын без каршыларбыз,
Озатырбыз, көтәрбез.
... Мәңгелек түгел кешеләр,
Өлгермәсәк, китәрбез...
Яманламыйк әле, дуслар,
Аллаһ көне барсы да.
Ни әйтсәң дә, барыбызның да
Барасы бар каршына...
Ярар соң, уңыш уңмаса,
Җәе охшаса - көзгә.
Сатып алсак булмаганын,
Авыр булырмы безгә?
Юк табигать канунында
Беребезнең эше дә.
Кабат килер җәе-кышы
Исән булган кешегә!
Ин шәә Аллааһ!
Рушания Ахмадуллина (Чанышева)
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев