Предыдущая публикация
Җиргә төшеп җитми тамчысы.
Гүя сыный безне бар тәбигать,
Ялтырыйдыр кайчак камчысы.
Яудыр инде ныклап яңгырыңны,
Ялтыратып кына калма син.
Уйдык-уйдык яңгырларың белән,
Интектермә әдәм баласын!
Салават күпере чыксын төрле төстә,
Матур булып зәңгәр күгеңдә.
Җылы яңгырдан соң кояш көлсен,
Рәхәт булып китсен күңелгә!
Уйдык-уйдык,бар тәбигать уйдык,
Уйдык бүген бөтен дөньясы.
Шул уйдыктан исән - имин генә,
Чыга күр син әдәм баласы!!!
Миләүшә Рәхимова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1