Предыдущая публикация
Терәк кирәк аңа иң әүвәл.
Берни булдыралмас тасма телдән
Көтеп була димсең ни гамәл?
Мәхәббәт тә тумый буп-буш җирдә.
Көч салырга кирәк аңа да.
Берең өчен өзелеп торсаң гына,
Сөю туадыр ул җаннарда.
Хатын-кызга үз оясы кирәк.
Кошчыклары кирәк ояда.
Шул оясын кора алган берәү
Иң сөекле аңа дөньяда.
Хатын-кызга бер төн кирәк түгел.
Гомерлеккә кора өметен.
Бер-береңә терәк булсаң гына,
Ике йөрәк тибә бербөтен.
Физәлия Дәүләтгәрәева
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4