Предыдущая публикация
Ачылмалы иде уртасы.
Тик бер генә көнгә кунак булып
Шул йортыма килә кайтасы.
Уянасы килә таң атканда
Мичтә пешкән икмәк исенә.
Әни түгәрәткән бәрәңгеләр,
Коймаклары төшә исемә.
Күкрәгенә терәп әти кискән
Икмәк тәмен килә тоясы.
Рәхмәтләрен әйтә белдек микән
Җылы булган да соң оясы.
Дүртпочмаклы өстәл артларында,
Дөнья булган икән түгәрәк.
Түгәрәкләп кабат дөньяларны,
Утырасы иде шау - гөр килеп,
Утырасы иде бергәләп.
Рауза Хафизова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3