Предыдущая публикация
Иң-иң моңлы җырым –синдер Ишкар!
Изге җирем,изге төягем.
Нәсел җебем-монда,монда ята
Ата-бабаларның сөяге.
Каенлыкта-сандугачлар моңы,
Болыннары-чәчкә,гөлбакча!
Күл,елгалар-зәңгәр,чишмәләре
Әле челтерәп агып торачак!
Инешенең кызыл ярларында
Карлыгачлар оя коралар,
Безне онытма!-дип яшел хәтфә
Аягыма килеп урала.
Олы җанлы уңган кешеләрен
Җырларыма алып җырлармын,
Авылымның хуҗасы бит алар,
Шушы җирнең,шушы кырларның.
Беләм:күңелемә сеңеп калыр
Җырларыма шундый моң барын.
Шуңа канатланып сиңа кайтам,
Сиңа кайтам,газиз Ишкарым!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1