Предыдущая публикация
Язлар җитсә ныграк чибәрләнә
Ишкарымның сылу кызлары.
Алар хисләремә ялкын өстәп
Кабызалар сүнгән кузларны.
Мин яшь чакта бала гына иде,
Хәзер кара- үсеп киткәннәр!
Ни арада шулай матурланып,
Кай арада буйга җиткәннәр?
Бер кайда юк мондый сылу кызлар,
Бер кайда юк мондый гүзәлләр!
Әллә инде дөнья матурлана,
Әллә инде үзем үзгәрәм?
Элек тә бит шундый язлар иде,
Матур иде кызлар элек тә,
Аңлап бетмибезме әллә яшәп,
Аңлый алмыйбызмы белеп тә?
Кызлар-гөлләр!
Гөлнең асыллыгын
Аңлар өчен җитмәс гомер дә!
...Язлар җитсә кызлар матурлана,
Шулай булсын гомер-гомергә!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев