Предыдущая публикация
Җырларымның иң моңлысы
Тугандыр ул Илештә!
Тукталганы юк җырымның
Ургазада килеш тә!
Чит җирләрдә яшәсәм дә
Күңел тарта Илешкә!
Пешкән күмәчен татырга,
Җиләгенә – җимешкә!
Ак каенлы урманнары
Бизәп тора Илешне!
Җиренә җиткереп эшли
Анда уңганнар эшне.
Эш тәмен-ямен беләләр
Шәп кешеләр Илештә!
Табында да ал бирмиләр-
Барып күр,хәл белеш тә!
Илгә бирә матурларны,
Батырларны Илешем!
Шатлык-кайгы бүлешергә
Әле кайтып килешем!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев