Предыдущая публикация
Гади генә авыл баласы мин,
Авылым да минем гади генә.
Әмма шушы гадилеге белән
Урын алган минем йөрәгемдә.
Катлы-катлы түгел өйләре дә.
Троллейбуслар йөрми урамыннан.
Яздан көзгә хәтле былбыл моңы
Ишетелә каен урманыннан.
Тургайлар да монда хөррияттә,
Үз көенә сайрый,үзләренчә!
Тыңлап туялмамын ул моңнарны,
Гашыйк булып йөреп үлгәнемчә...
Чишмәләре фонтан түгел,гади,
Елгасы да гади инеш кенә.
Туган авыл күңелемә сеңгән
Менә шулай гади килеш кенә!...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6
Үзем язам да.яңадан укып карыйм да,чыннан да шулай бит ул дип уйлап куям....