Предыдущая публикация
Бу көнне без өлкән һәм акыллы буынны - барлык туганнарыбызны һәм күңелебезгә якын кешеләребезне котлыйбыз. Хөрмәтле Апалар һәм Абыйлар, Әбиләр һәм Бабайлар! Өлкәннәр көне белән сезне!🌺🌺🌺
*****
Картлык-шатлык түгел, - диләр
Яшь калсын сезнең йөрәк!
Сезнең янда һәрвакытта,
Якыннар булсын терәк!
Картайтмасын сезне еллар,
Вакыт алга чапса да!
Йөзләрегез балкып торсын,
Нинди хәлләр булса да!
Тынычлыкта, куанычта
Яшәүләр насыйп булсын!
Иртәгесе көнегез өчен
Күңелегез тыныч булсын!!!
Лилия Саттарова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1