ДӘВАМЫ .
Теләп алган үлем яки гомерне өзгән күтенлек. Авторы, ТАУФИК ЧУРЕКЕЕВ.
...Бер дә сүгенәсе килмәгән ие дә, әнә бит тора, башын нәүмиз янтайтып: “инде нишлим икән соң”-дип. Сүгенми кая, анаң *әтәгенә барасың, сүгенәсең, сүгенәмәс җиреңнән сүгенәсең!..
Хәзерге буын яшьләренә - ялварулы мөрәҗәгатем: -Ярар, безнең буын вәкилләренең күбесенең хәбәрдарсыз булганлыктан- аларны миңгерәү, томана, аңгыра, диик. Ә бит, сезнең буын яшьләренә хөррият. Кулыгызда, өегездә, яңа технология-айпад, айфон, компьютер. Теләсә нинди темага кагылган тулы информация. Сәләмәт яшәү темасына да буа буарлык мәгълүмәт.
Әгәр кеше дөрес яши икән, ул үз-үзенә бүләк. Ә дөрес яшәү ул- намусың кушканча яшәү! Дөрес туклану шулай ук үз-үзеңә бүләк! Дөрес тукланып - бер бирәнеңне тыя алсаң, үз-үзеңә дөньяның бөтен рәхәтлеген дә бүләк итәсең. Тик, моңа күбебез гомер көзендә генә төшенә. Хәтсезләребез берни белмичә, бүксәбезне тутыру хәсрәте белән генә янып-көеп, гөрләтеп яшәр вакытта гына, нурлы дөньяның матурлыгын да күрмәенчә, яшәү ямен дә татымыйча - ни сәбәпле,нәрсә хөрмәтенә, кинәт үлеп китүләрен дә аңлап өлгермичә, бу хозур дөньяны ташлыйлар.
Белсәләр дә, белмәсәләр дә, барысыда кеше өйрәтә - акыл сата. Менә бер “олы белек” газетага язган; "Ашар алдыннан да, ашаганнан соң да су яки чәй эчмәгез" - дигән... Монда бөтенләй су эчмичә генә яшәргә кушылган кебек. Бигрәк тупить иткән бу бәндә. Кайларда укыды икән ул? Нинди генә югары уку йортларын бетерде икән?.. Хәер, бетерде ни, бетермәде ни-аерма юк. (Әнә.., безнең бер нәчәлнигебезнең югары белем алганлыкка биш дипломы бар иде югыйсә, тик кәтүккә чорнарлык та акылы да булмады, белеме дә күренмәде. Йөреде инде шунда, *егенеп эшчеләрнең нервысын ашап, эшне артка сөйрәп, бер үк эшне әллә ничә тапкыр эшләттереп, әллә ничә тапкыр сүттереп-җыйдырттырып, эшчеләрнең инициатива күрсәтеп биргән дөрес киңәшләрен санга сукмыйча - киресен сукалап.., *егәч патрон... Ахырдан барыбер кайсы да булса эшче, йә мин әйткән вариант бенча эшләнелә иде). Ашаганчы 10 – 15 минут алдан эчәргә ярый, ашаганнан соң ике-өч сәгать үткәч кенә эчәсе эчемлегеңне эчәргә кирәк- дип әйтергә кирәк. Калган бүтән вакытларда суны, сыеклыкны теләсә ничек эчәргә була... Алайса, мин бәләкәй вакытта, врач фонендоскобын куеп үпкә, йөрәкне тыңлады. "Сулама, сула, сулама, сула, нишләптер ишетелми, кая тагын суламый кара әле? Һәм – “сулама" - диде. Мин суламадым. Ул миңа кабат: "Сула"! - дип әйтмәде инде. Бер күпме вакыттан соң, әйләнеп барып төшкәнмен, урындыктан, шуннан соң гына сулап алып киткәнмен. Менә шуның кебегерәк килеп чыга алайса, ул олы белекнең су эчмәскә кушуы.
Әнә Әчегөлнең апасы, Бәрәкәт, һаман үз сүзеннән кайтмый, үзенекен сукалый:
-Ходай Тәгалә НО-ШПАдан, ФЕСТАЛдан аермасын гына инде берүк. Ашаганнан соң чәй эчәм дә шул- НОШПАны, ФЕСТАЛны йотып җибәрәм дә тик йөрим кикереп. Изҗога да булмый, ауыздан сары су да килми. Онытмыйча вакытында эчәргә генә кирәк.
-Булган икән! Барып чыккансың икән! Килеп җиткәнсең икән! Соң, тинтәккә дә аңлаешлы, гап-гади ашауны корсагыңа дөрес итеп тутыра белмәгәч кем буласың икән инде соң болдай булгач? Ашаганчы эчсәң - фестал, но-шпалар эчеп тә йөгенмәс идең! Нәрсә, ул дарулар яхшыга алып бара дисеңме әллә син?.. Рәхәтлән инде алайса, йәшә шул даруларың белән, сөенә, шатлана...
...Менә, ничә атналар инде хәзер, арттан килеп, башыма лом белән сугып миңгерәйтелгән кеше кебек йөрим... Тормыштан, үзенчә, тәм-ямь табып яшәгән, күп кенә җитәкче урындыннарда эшләп, берничә ай элек кенә пенсиягә чыккан танышым, дустым, “тәгәрәгән”. Зиратка! Һаман аңыма килә алмыйча исәңгерәп йөрим. Ничек алай була ала? Алтмыш тулып, пенсиясен берничә тапкыр гына алды бит әле. Мәңге яшәр төсле иде ... Ярты ел элек, яз көнне, больницага кереп барышында, капканың тышкы ягында, очраттым аны. Мин Әчегөлне көтеп торам. Ә Әчегөл апасы янына кереп киткән иде.
- Кемне көтәсең?-ди, бу.
-Әчегөлне көтәм. Син нишләп йөрисең? Чирләмисең дер бит?
-Чирләүен чирләмим дә, никтер кан басымым югарырак.
-Нинди дарулар эчәсең?-дим.
-Эчмим бер ниндине дә.
- Син дә, һаман үз киреңә каткансың икән. Сиңа сөйләгән идем бит инде, кан сыеклагычлар эч, гимнастика белән шөгыллән, җәяү йөре, терлек майлары, отрава, ашама дип. Дару эчмәсәң - мәтрүшкә, яшел чәй эч. Тик, ашаганчы эч.Мәтрүшкә канны сыеклый, яшел чәй кан басымын төшерә. Сырганак-облепиха төнәтмәсе эч. Кайсында булса берсен инде. Күрмәгәндәй бөтенесен тутырма.
-О-о-о-о, мәтрүшкә бит ул импотенциягә китерә диләр. Ә мин картаерга җыенмыйм әле, “сөләйманым” кешнәп тора, хатын - кызларны тели. Гимнастика турында малайларым дә әйтә инде; “синең давлениең - аз хәрәкәтләнү сәбәпле”- диләр.
-Мәтрүшкәнең аның сарысы ярамый ирләргә. Белер белмәс сөйләнгән, олы белек булып күренәсе килгәннәрнең бирелгән киңәшләре харап итә дә инде кешеләрне. Мәтрүшкә эчәргә теләмисең икән, клюкваны бал белән болгатып эч. Көненә бер-ике кашык җитә ул сиңа. Баланны төнәтеп суын эчсәң дә бик әйбәт. “Сөләйманың” да төз торыр, туры торыр!.. Кан сыеклагычлар күп инде алар. Тик иренми эчәргә генә кирәк. Барыбер, сыеклык эчәргә кирәк бит инде... Тик, ни эчсәң дә барыбер түгел бит.
Шулвакыт, больница капкасыннан моның үзеннән егерме яшькә яшьрәк авылдашы - ир хатыны килеп чыкты. Болар сөенешеп сәлам бирештеләр, кешнәштеләр дә, бу дустым теге ир хатынының иңнәренә кулын салып, кочакланышып диярлек, унбиш-егерме метрлап ераклыкта торган бу ирнең машинасына таба тыракладылар.
- Тукта инде, ярты минутка гына, сөйләп бетерим инде?-дип ялвардым.
-Синең әкиятләрең бетмәс. Үлән суы эчеп кенә, гимнастика ясап, җәяү йөреп кенә исән калырлар иде барысы да. Теләгәнемне ашыйм. Рәхәтләнеп машинада кататься итәм... пенсиямне алам. Ходай ни язган шул булыр.
Әнекәем! Әйтте бу-у! Үзенеңнең ялкаулыгыңны нигә инде язмышка сылтарга. Кешелекнең - теләсә нәрсә ашап чир туплап, селкенергә, үз - үзен карарга иренүдән кырылуын аңлаудан бик ерак иде шул бу дустым... Ходай ни язган шул булыр дигәннән, язмыш дигәннән; “Язмышны - Ходай Тәгалә яралгы ана карынында вакытта ук язып куя, аны аннары берничек тә, хәтта Ходай Тәгалә үзе дә үзгәртә алмый, бер язылып куелган булгач ”- ди, әнә, баш казый, Җәлил хәзрәт Фазлыев... Кемнәрдер язмышны:” бар”- ди. Кемнәрдер “юк”- ди. Эшләргә, селкенергә иренүчеләргә, уйларга теләмәүчеләргә, җиңел тормыш эзләүчеләргә, җиңел уйлаучыларга, күктән төшкәнне көтеп ятучыларга бигрәк тә кулай инде, бигрәк тә мач килә инде бу хәдис. Ә Хак Тәгаләнең: “үзегез үзгәрмәсәгез-хәлегез үзгәрмәс”! – дигән хәдисен кая куясы икән соң??? Бу ике аятне янәшә куеп, чагыштырып карагач- ни уйларга да белмисең?!.. Үзгәртеп була икән ләбаса язмышны! Менә сиңа, мә! Үзең үзгәртә алгач язмыш юк булып чыга түгелме соң??? Хәзер бөтен җырчылар да “язмыш”-дип, өзгәләнергә, көчәнергә, чинарга, шыңшырга керештеләр. Теле – радиотапшырулар да шуны, көне төне шул теманы чәйниләр... Чөнки, җырчы, шагыйрь, композиторларга - яңа тема бетте... Әнә, тема бетүгә тагын бер мисал- “үзгәреш җиле” истереп татарның борынгы, моңлы җыр-көйләрен репка җырлыйлар, җимерәләр, баян, курай урынына даң-доң чиркәү чаңнары кагалар, таз төбе төяләр...
Язмышка сылтан да - алайса, өеңдә генә утыр, эшләмә. Язмышың барыбер язылган, китереп бирерләр. Син өйдә генә утырсаң да язмыш булып чыга ләбаса ул... Тик яшә шунда - ЯЗМЫШКА сылтанып...
...Алды пенсиясен, дустым!!! Соңгы пенсиясен үлгән көнне китергәннәр, ди. “Бирергәме, бирмәскәме” –дип, әрләшеп, талашып беткәннәр. Менә шулай була ул: “улән суы әкиятен”кулланмасаң, ышанмасаң, “язмыш”- дип, күз бәбәкләреңне терәп көтеп ятсаң, үзең үзгәрмәсәң. Ходай да бит; “Сакланганны саклармын дигән”! Алдыңмы пенсияңне???
Искәрмә: Бөтен уңышлы эшләреңне дә “Ходай кушуы буенча, Ходай рәхмәте белән эшләнелде, дияргә кирәк. Чирләрдән терелүеңне дә, нәрсә дә булса эчеп тапкан дәваны - “мин шулай иттем, болай иттем дә терелдем - дип, мактанырга ярамый. Ходай ярдәме белән дәва таптым –дип әйтү дөрес булыр. Алайса, син Алладан өстен булып чыгасың. Ә УЛ кушмаса бармагыңны да селкетә алмыйсың. Минем үземнең дә шулай: “Ходай кушуы буенча”-дип әйтмәсәм, уңышлар гел кирегә китә... УЛ безне һәрчак күреп-күзәтеп тора! Кемнәрдер уйлауынча да, әбиләр оныкларына аңлатканча да, күктә утыручы сакаллы бабай да түгел. Ә күзгә күренмәс алтын төсендәге томан булып, бөтен галәмгә-галактикага таралган, чәчелгән-НУР !!!
“Артык авырлык онкология чирләре куркынычын арттыра”- ди, яман шешне өйрәнүче галимнәр. Ә яман шеш күзәнәкләре көчне майдан һәм шикәрле мохиттән алалар икән. Рәсми мәгълүматлар буенча, дөньяда һәр өченче кеше артык авырлыктан тилмерә. Күп кешедә май корсакка һәм билгә утыра, бу-иң куркыныч симерү. Ул, яман булмаган-гади шеш - күзәнәкләренең дә ракка әверелү куркынычын арттыра...
(Не злокачественный опухоль диләр бит әле, шул шешләрне дә күздә тотып әйтелә инде бу. “Урра-а-а... не злокачественный шеш кенә-ә-ә”-дип, сөенеп, кепка-фуражкаңны һавага чөеп, сикергәләнеп йөрисе түгел. Бу - незлокачественный шеш ул организмның кисәтүе. Кешенең, тәртипсез тормыш рәвеше белән яшәүенә – ризасызлыгы, баш күтәрүе). Күп кенә хатын кызларда яман шеш авыруы һәм диабетның барлыкка килүе-тынычсыз тормыш, кул күтәрә торган ир, йөри торган иренең кабәхатьлегенә, оятсызлыгына - эчтән янып йөреп хурлану, түбәнсетелү, борчылу, кимсенүдән дә килеп чыга. Хатын –кызлар арасында да йөрүчеләр бар инде анысы. Тик кайсылары ничек йөри бит. Ирләр күбесенчә - эт шикелле - дәртен бастырыр өчен... Ә хатыннар колакларына кадәр чумылып, баш - күзләрен акайтып, акылларын югалта язып, муеннан гашыйк булып, ирләрен, балаларын, гайләләрен онытып, дөньядан ваз кичәләр, икенче дөньяда яшиләр, бүтән измерениеда ... Алар, колак белән яраткач, ирләр берәр комплимент әйтүгә үк хуштан яза язып, ни кылганнарын да, ни кыланганнарын да аңламыйча, күзләре матур сүзләрдән күрмәскә әйләнеп, ул ирләр - әбәзиян чырайлы, шимпанзе кыяфәтле, булсалар да, бу бозык хатыннар ул комплимент әйтүчеләргә ияреп җәһәннәмгә китәргә дә ризалар...
Менә бер мәзәктә:
-Хатын, син миңа хыянәт итәсең шикелле...
-Нинди хыянәт сөйлисең син, атасы? Иртән эшкә чабам, аннан кибеткә сугылам. Балаларның берсен мәктәптән, икенчесен балалар бакчасыннан алам...
-Соң, аңа- секска- биш минут вакыт җитә бит...
-Синең белән җитә ул биш минут... Ой!!!
Бигрәк дөрес әйтә бит хатыны. Ә бу бит чынбарлык....
Юк әйтергә теләмәгән иде, әйтергә уенда да юк иде, ялгыш ычкындырды. Ирең, хатының белән яту өчен биш минут җитеп ашкан булса да... Сөяркәң белән яту өчен биш минут кына җитми шу-у-ул. Сәгатләр буе ышкышырга, ышкынырга, кирәк... Тирәнгә кереп, чумылып...
Бүтәннәргә: “кеше булып калырга кирәк:-дип әйтеп, мәрхәмәтлелеккә өндәгән буласың да ул, каберәүләрнең даими рәвештә – синең яхшылыкларыңа җавап итеп- кабәхәтлек кылуларын үз башыңнан кичергәч, үзең үк: “ моңа карата кеше булып калып дөрес эшлимме икән соң мин” – дигән, елан салкынлыгындагы, уйлар бимазалый. Әгәр инде, гомер иткән хатыныңның алдап яшәүен генә түгел, хыянәтен дә сизеп алсаң - кеше булып калулары ай-һай бигрәк авырдыр. Шулай ук, ире хыянәт иткән хатынга да бер дә җиңелләрдән түгелдер. .....
Күрше Рафик: - Хатын – кызның хыянәтен кичереп булмый диләр дә ул, ә ир туганыңның белә торып синең хатыныңны *егеп йөрүен кичереп була микәнни ?.. Бу бит- шушы туганың- синең үзеңнең *үтеңне тотып *еккән шикелле үк була бит инде ... Хатыныңны кичерү – кичермәү үзеңнең эшең... Ә, теге сексопат – сөйрәлчек ата эт - туганыңны буып ату да аздыр ул” –ди, мескенем, капка төпләрендә эскәмиягә утырган, гарьлегеннән кырыкка бөкләнеп-бөкрәеп төшкән килеш, бәреп чыккан күз яшләрен сөртеп.
- Ни булды? Ник елыйсың?-дим.
-Еламассың монда! Бауга менәрсең!
-Чү, рәтләп сөйлә әле? Сөйләгә яраса инде әгәр?- Менә ниләр сөйләде, бераз булса да күңелен бушатыйм дигәндер инде, гомер уртасына җитә язган ир...
...Хатыны белән кунакка, бер очтан мунчага да керергә килгән, энесе - Рафик абыйсына:
- Абый, бар Эльмираны кибеткә алып барып кил әле машинаң белән?!-дип, үтенү катнаш боерган тонда мөрәҗәгать итә.
-Ә нигә килешли, юл уңаенда, кермәдегез соң сез кибеткә. Тыкрык саен кибет заманда.
-Әй-й, уйлап бетермәгәнбез. Эльмира үзе эшли торган кибеткә барыгыз, анда арзанрак бәяләр! Бер ярты алыгыз?!
-Со-о оң, ерак бит ул кибет.
-Барыгыз инде абый? Барыгыз!?
...Киттеләр... абый белән килен... Ә бу - *егәч патронның мәсхәрәле ыржаеп, алдан корылган сексуаль планының тормышка ашачагына куанып, бәлеш кадәрле ауызын сыер *әтәге кебек җәеп, артларыннан карап калып, китүләрен - түземсезлек белән озатып калган күз бәбәкләренең ничек елтыравын күрмәделәр шул... Белгән булса-а-а-лар... сизенгән булсалар... Эх, китеп барган кыяфәт чыгарып, машинаны тыкрыкның теге ягында гына калдырып..,кирегә йөгерәсе генә дә бит... Ә монда - өйдә, калганнар, болар инде - энекәш белән абыйсының хатыны- ауыз суларын агызып көткән минутларының тәмен татыр өчен, бер берсенә сеңеп, кереп бетәрдәй булып сыенышып алдылар да, ике - өч секундта бер – берсен чишендерешеп, диванга сикерешеп, ауып, янәдән бер-берсенә сеңешеп бетеп, чираттагы сексуаль эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр. Шатор – шотыр үбешеп, шапор-шопыр ялашып, селәгәйләренә буялышып бетешеп, сексларының азагында яңа туган бозауларга охшап калдылар... Абый белән килен кайтканчы, кырык биш минут эчендә,..
ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК ТӘМАМ.
Дәвамы бар.
Авторы, ТАУФИК ЧУРЕКЕЕВ.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2
Гузалияны яратам да инде моны узе! Узена бер кеше!