-Чистый аптыраш инде, бу, диабет авыруының нилектән барлыкка килуен аңламаучылар белән – дип, катлап – баскычлап сүгенеп башлады зарын Фатыйх . Аңа нидер ошамаса, нәрсәгәдер ачуы килсә, ул сүзен, шулай гел сүгенүдән башлый.
– Хатынга әйтәм: “ Нигә шул кадәр тутырасың корсагыңа ул татлы , шикәрле, баллы ризыкларны? Шикәр яратучыларда бит инде ул диабет”!- дим.
-Тикшермә минем корсакны !!! Әнә үзеңне кара да, шым бул ! Ничек телисең шулай гына, үзең теләгәнчә генә аша! – дип, ауызны бөкели хатын. – “Юра кызым, юра кызым, юлда булыр кияүең”- дигәннәр әбиләр. Нәрсә юрап китерәсең? Беләм мин сине! Мине чирләтергә тырышасың син!!! – дип, мескенләнеп еламсырый аннары.
-Юрыйсы – юраган, юрыйсы калмаган! Әнә, үзең үк шул чирләр җыелмасын, кызарына – бүртенә, тирләп – пешеп, бүсеп утырасың ләбаса!!! Минем ни катнашым бар монда!? Мин бары чирләрдән кисәтәм генә бит!!! – дим, үтә чыккан мәгънәсезлегенә гарьләнеп...
- ...Булсалар да булырлар икән кире беткән бәндәләр! Хатын да, хатын кебекләрнең дә күбесе һич кенә дә аңларга теләмиләр: “Шикәрле ашаудан - шикәр чире барлыкка килми! Шикәрнең ул чиргә бер катнашы да юк. Диабет - НИРВЫДАН ул” – диләр дә, тәм – том, шоколад, торт, варенье, умыруларын беләләр... Тик, алар бит, бер дә, файдалы, кирәкле әче шоколад ашамыйлар. Ә химия, шикәр, красителләр, әллә ничә торле “Е”лар белән шыплап тутырылган тәмләткечләр, татлы шикалат – микалатлар уралар... Шул ук шикәрнең әйләнеч юллар белән нервыларына коточкыч тәэсир итүен генә белмиләр... Читтән караганда гына, менә шулай кеше сиңа киңәш биргәндә генә, ул юл әйләнеч кебек аңлашыла. Ә чынбарлыкта, организмга, кирәгеннән артык, эләккән шикәрнең җимергеч тәэсире туп - туры... Хәзер шикәрне бөтен ризыкларга да кушалар... Ә организмга ул болай да кирәгеннән артык керә... Юк, мин аларның - ханымнарның, НИРВЫГА сылтанулары белән бәхәсләшләшмим, каршы килмим. Әйе, НЕРВлану да диабетка үзеннән бик зур өлеш кертә. Ә НИРВЫЛАНУНЫҢ сәбәбе нидән соң ?.. Шикәр ашадың да ул канга кереп шул көннәрдә үк диабет башланды түгел әле ул. Гади углеводлар крахмалдан һәм шикәрдән торалар!!! Организмга кергән артык шикәр бавырда гликоген (полисахарид) рәвешендә туплана. Һәм ул майга әверелеп корсакка ята. Күт , ботлар да өлешсез калмыйлар.. Һәм башлана... Хатын – кызларда шикәр чире барлыкка килүнең төп сәбәбе симерү!!! Ә симерү шикәр ашап нервыланудан... Диабет белән авыруның калган сәбәпләре булып, генетика - нәселдәнлек, картлык, санала! Чирнең нәселдәнлек буенча күчүенә килсәк – значит, ата-анаң, әби – бабаң, шикәр яратканнар булып чыга. Шулай ук күкәйлекләрнең дөрес эшләмәүе дә диабет белән авырырга “ышаныч” тудыра икән! Кан басымы белән авыручылар да читтә калмый, аз хәрәкәтләнү - “җәмиләңне” җәеп утырып торырга ярату, урысча ашау да(башта ашап аннары гына сыеклык эчү), бала вакытта ими имүдән мәхрүм булу да эзсез калмый. Шикәрле ризык умыру төп сәбәп булып кала... Терлек мае куллану, тәмәке тарту да керә. Ә кан басымы шулай ук шикәрле ашауга да бәйле... Аның , диабетның, 1нче һәм 2нче тибы бар... Диабетның тагын несахарный төре дә бар әле. Ә иң киң таралганы шикәрнеке... “Терлек мае”- диюгә, әрепләшергә яратучылар: “Элек әбиләр “туңмай” ашаган әле бер ни булмаган”- дип, ауызыңны томаларга маташалар... Элек, беренчедән, химиянең “Х” хәрефе дә булмаган, шикәр – микәр дә бик эләкмәгән. Әллә нигә бер эләккән майның ни зыяны булсын ди... Икенчедән: бөтен кеше дә терлек мае ашамаган да әле... Өченчедән: Бу сылтау “сахарник”ларның чираттагы бәхәсе, аклануы гына. Элеккеләр һаман эшләгәннәр, хәзергеләр сыман селкенергә иренмәгәннәр, җәмил – җәмиләләрен җәеп утырмаганнар...
Шикәр чире ул, төнлә белән, Сиам мәчесе, эченә сиеп куйган кроссовкиең түгел! Җиңел генә, ике бармак белән, чеметеп кенә тотып алып, чүплеккә чыгарып, болгап ата алмыйсың... Көндез әгәр Сиам мәчесен, берәр ничек, рәнҗеткән булсаң – төнлә ул сине йә тырмалап кача, йә булмаса, чөйгә элеп куярга иренеп, урынсыз, салып калдырылган киемеңә сиеп куя. Аның өчен иң җайлысы булып, ботинка, кроссовки, тора. Караңгыда ишек төбенә килә дә, телен ялмаштырып, аяк сауытыңны котлап, үчен чыгарып китә... Әзрәк җылы урында торганнан соң сасы искә чыдап булмый башлый... Әгәр калын кесәле бизнесмен булсаң, 60 – 80 меңлек кроссовкиеңны чүп контейнерына ату берни тормый. Ә инде, ауызыңны ачсаң үпкәң күренеп торса, күпме генә эшләсәң дә - эшләгәнең ашарыңа җитмәгән очракта, кроссовкиның 3 йөз сумлыгы да чыгарып атарга кызганыч. Сүгенә – төкеренә юасың да, барып мәченең эченә типкән булып кыланып, куркытып, мораль укып киләсең дә, йәнәдән киеп йөрисең... Тик шикәр чире генә, син бай булсаң да, ярлы булсаң да *егеп тә бирми, сөлек кебек ябыша... Эченә дә типтерми, тибә дә алмыйсың!.. Тагын тик дими булмый инде... Парадокс! (аптыраш). Хәзер кеше, халык, (акчасы йәшәргә җитәр – җитмәс булса да), ач бет кебек шикәрлегә ябышты... Кибеттән ул ярмалар, арзанлы көндәлек ризыклар, йәшелчәләр алмый... ә әллә нинди шикле ысуллар белән пешерелгән, “Е”лар кушылып ясалган, өенә кайтып ике кабуда бетә торган, губка кебек сытылып керә торган, катнашмалы, кыйммәтле, тәм – томнар ала... Шул ук акчага ярма, файдалы ризыклар, ашамлыклар алса – кайсы атна буена, кайсы ай буена җитәр иде... Әнә хатын, миңа, мәсәлән, 185 сумга ике кило алма алса ике атна буена җитә... Үзенә 350 сумга торт алса - ике тапкыр чәй эчүенә бетә. Ә чәйне ул көненә биш – алты тапкыр эчә... Бер пакет карабодай һәм дөге алса миңа ай буена да җитә. Бер рюмка салдың исә ул пешеп чыккач, кабарып, бер зур чүмеч тулып, ташып чыга яза... ярты гына рюмка сала аннары... Инде үзенә, тояк, мөгез, сөяк оннары, соя, кушып әптәрләнгән зур таяк колбаса алса, ике көндә бетерә... Ә бәлки ул колбаса составына, ит комбинатында чабышып йөргәндә, ит тарттыргычка егылып төшеп туракланган күсе итләреннән дә өлеш кергән дер. Элек, мин тәртипсез ашау рәвеше белән мавыгып йәшәгәндә, колбаса эченнән койрык чыккан иде...
Ханымнарның “НИРВЫ”лану сәбәбенә янәдән кайтыйк әле. Шикәр умыру нигә төп сәбәп булып тора икән соң ? НИРВЫНЫҢ монда ни катнашы барын карап үтик... Медицина: «Сахар сладкая смерть» - ди. Элек шикәрле ризыкларга кытлык булганда шикәр авыруы булмаган ләбаса!!!
-Булган, нишләп булмасын !!! – дип, аякка,.. тез капкачына да, тибә хатын. Ул, гел шулай, аныңча булмаса тибенә башлый...
-Булган анаң *ттәге! Булган әйе, тик татлы ашаучы, бирән, байлар арасында гына. Хәерченең бауырында тупланырлык шикәр каян килсен ди?!. Тибенмә дим!.. Бутама башны ә ? Ни турында иде сүз? Ә –ә-ә-ә НИРВЫ турында иде бит әле. Нигә нирвылана соң әле ул, шикәр яратучы ханымнар?.. Кыз – хатыннар димим! Кызларга иртәрәк әле, “НИРВЫдан ул - диабет” – дип, акланырга...
Татлы , шикәрле ашамлыкларны ауызга алуга ук мигә - бәхет гормоны (дофамин) булып шатлык сигналлары китә. Кәеф күтәрелә,.. Эшеңә китәсең... Буталып йөри торгач, беркүпмедән тагын нидер җитми кебек булып китә, кәеф төшә. Эштәге хезмәттәшләреңә каныгасың... Кабат бәхетле булу теләге уяна, тик эш җиреңнән чыгып китә алмыйсың. Көн, смена, азагын көтеп җиткерә алмый җәзаланасың, тиктән дә НИРВЫҢ кабарына... Берни күрмисең... Күз алдыңа төрледән –төрле сортлы тортлар килеп җәфаланасың... Ниһаять, йөгерә – дулый кайтып янәдән баллы ризыкларга үреләсең. Кәеф күтәрелә, аппетит ачыла, йәшисе килә башлый... Күп тә үтми тагын кәеф төшә, канәгатъсезлек хисләре чормап ала... Иреңә бәйләнеп парыңны чыгарып аласың. Янә кулың татлыга үрелә, татлыдан соң тагын бәхет хисләрең үсеп китүдән - тагын котырып аппетит ачыла, озакламый корсак үсәргә керешә, симерү башлана ...
Бәхет гормонын уй – фикерләү аркылы алмырга кирәк!!! (Психосоматика аркылы)!!! Шикәрле ризык күбенеп түгел!!! Кыш көнне - балык мае, Магний в 6...
Менә шулай шикәрле ризыклар ашап кәеф күтәрү, тора бара шикәргә бәйлелеккә китерә. Бер атна эчендә, наркоманнар кебек зависимыйга әйләнәсең!.. Кәеф, бер күтәрелә, бер төшә торгач, кешенең органнарында тайпылышлар башлана һәм нервлары какшый, үз – үзен кулда тота алмый башлый. Юкка да борчыла, кәефе юк. Ашаган шикәреннән бүленеп чыккан бәхет гормоннары да озакка бармый, тиз сүнә... Кайчандыр яратып кавышкан, кадерле ире, күзенә җен булып күренә... Гел гаеп эзли. Юктан гына да тауыш чыгара башлый... Көне буе яңгыр яуса да сүгенә, кар яуса да чыгырыннан чыга... Дөньядан канәгатъ түгел, һаман нидер җитми, булганына шөкер итми, аныңча түгел... Гади генә нәрсәне дә аңлый алмыйча гаҗизләнә. Ә аңламаган кеше беркайчан да, аңламаганын сиздерми, юләр булып күренәсе килми, чөнки. (Бу юләр булып күренәсе килмәү алымы “сахарник”ларга гына түгел, башка бик күбәүләргә, башы белән дус булмаганнарга да кагыла). Шуңа да бәхәс чыгарып, каршы төшкән булып, дөреслекнең асылына төшенмәкче була... Төшенсә дә озакка түгел, күп тә узмый, тагын шул ук теманы кабатласаң, янәдән аңлый алмыйча миңгери. Һәм гауга чыгарып, ирен, яки сине үк гаепле иттереп тә калдыра... НИРВЫСЫН син уаткан булып чыгасың инде аннары... Дәвамы булып, НИРВЫСЫН бастыру өчен тагын да шикәрле нәрсәләр белән күбенү тора. Теге,асфальт юлда, кояш кыздырудан эрегән битумга, ябышкан саескан кеби. Килеп кунуга койрыгы ябыша. Койрыгын ала - борыны ябыша. Борынын ала - койрыгы ябыша Шулай өзлексез... Бу ханымнар да шулай...
Нәтиҗәсе - канда шикәр күләме арта... Менә шулай, кәефсезләнеп, бер ачылып бер ябылып, НИРВЫЛАНЫП йөри торгач - диабеты да, рагы да озак көттермәсләр, “салкын түшәккә” алып барып яткырырлар да... Медицина әйтә, кисәтә: “Сладки яд (шикәр) организмга алкаголь, наркотик шикелле үк тәэсир итә”. Шикәрле ярату - тиз, иртә картайта, хәтерне дә бетерә, АЛЬЦГЕЙМЕР (өеңнән чыгып китеп, кемлегеңне онытып, адашып йөрү) һәм ПАРКИНСОН (Калтырауык чире, сөйләмең дә рәтләп аңлашылмый) авыруына китерә... Артык шикәр минең хәтер белән җауаплы өлешендә утырып калып, аңны томалый” - ди... Артык шикәрнең рак ауыруына китерүен дә белеп торыйк... Шикәрле мохитта (җирлектә) рак күзәнәкләре котыра- котыра сөенешеп үрчиләр икән...( Тәңре сакласын, ул “ПАРКИНСОН” ауыруы белән чирләгәнче, сабый чактан ук ата каз талаудан куркынып калып, әпә булып гомер итүең мең артык!)
Юк, алар, түти - ханымнар, бер кайчан да, һич кайчан да, НИРВЫЛАНУЛАРЫ сәбәпле барлыкка килгән авыруларын, ”Артык шикәр ашаганнан” – дип, килешмәячәкләр, күзләрен дә йоммый таначаклар, кире кагачаклар... Дөнья гаепле, күршеләре аяусыз. Эшләгән җирләрендә хезмәттәшләре әллә нинди, кабәхәтләр, шулар гына гаепле... Ирләре дә бер мокыт, сөйләшми йөриләр шунда... Ауызларын ачарга куркып... (Ачып кара ауызыңны, ишетмәгәнең калмас, ник туганыңа үкенерсең).
(ДӘВАМЫ) ҺАМАН ШУЛ, БЕР ҮК, ТОРМАГА БАСУ.
Шулай да ми эшләсен өчен шикәр барыбер дә кирәк, тик аз күләмдә генә. Натураль продукта булган шикәр дә җитәрлек юкса... Ярмалар, йәшелчә,җиләк - җимеш, ипи, үләннәрдә дә бар... Бу замананың бик күп, хәтсез чирләренә шикәр генә гаепле!!!
-Сахар “отравляет” мозг! - ди медицина.
Ә ханымнар барыбер мәңгелек бәхәстә: - Юк, диабет белән чирләгәндә дә барыбер шикәр кирәк – дип, бата башлаганда саламга ябышкан бәндә кебек, сүзләрен бирмиләр, һаман каршы төшәләр... Әйе,.. кирәк әлбәттә, ничек кенә кирәк әле, килеп терәлгәч,... Бер нәфсеңне тыя алмыйча - шикәрле ризыклар белән тыгыну нәтиҗәсендә диабет белән чирләү “БӘХЕТЕНӘ” ирешкәч, аның белән көрәш алымнарын да өйрәнергә ирексездән мәҗбүрсең. Кандагы шикәр күләме бер артып, бер кимеп, уйнап – шаярта башлагач, тәҗрибәле сахарникларның киңәше буенча - канда шикәр артып китсә инсулин кадыйсың. Кинәт төшеп тә китә бит әле ул. Шул вакытта инде – яшен тизлегендә, уңган йәш киленнәр җитезлеге белән, запаснигыңнан - кесәңнән тартып чыгарып, ашыга – кабалана, тончыга – йотлыга, шикәргәме, кәмпиткәме кадалып, сабый бала имигә ябышкандай - имәргә, суырырга ябышасың. Менә шул вакытта кирәк тә инде ул шикәр!!! Күперләр яндырылгач!..
Чеби чыгарырга йомырка өстенә утырган тауыкны оясыннан куа башласаң, ул синең белән пыр - пыр килеп кагына, сугыша – чукый... Шул тауык кыяфәтенә кереп, шикәрле яратучылар да һаман ду киләләр, әрепләшәләр, пыраклыйлар, тузыналар. “НИРВЫ”... Ә тауыкны кууның сәбәбе - чеби кирәк түгел. Кибеттән генә барып аласы – антибиотик белән дөңгәчләнгәнне...
Шулай да хәзер кайбер балалар да чирли 1 тип диабет белән... Кыскача гына, менә... “Ирек мәйданы” газетасына бер ханым язган: “Баланың чире 5 йәшендә вакытта ук ачыкланды, хәзер инде ул 15 йәшендә. Анализын тикшерү өчен генә дә көненә 6 – 7 тапкыр бармак тишәргә кирәк. Ә заманча сканерлы аппарат булса сәгатенә берничә мәртәбә үлчәп торырга да риза” - ди... Икенче берсе: “Чит илдән кайтарттык. Шушы аппарат белән тәүлегенә 40 ар тапкыр үлчибез, баланың бармагын шуның кадәр тишә калсаң, ничек чыдамак кирәк” – ди...( Әлегедә – баягы тик!..) Тик, Рәсәй программасында бу проект хупланса да, үзебезнең хөкүмәт бирергә бик атлыгып тормый икән... Әллә ничә тапкыр судлашып карасалар да аппарат алу бәхетенә тиенә алмаганнар... Баласы авыру аналар инсулин тикшереп төнлә дә юнләп йоклый алмыйлар, хроник йокы туймаудан интегәләр икән... Татарстанда 1нче тип шикәр чиреннән интегүче балалар саны – 1500 икән... Диабет “НИРВЫ”дан булса, бу балалар кайчан, кай арада “НИРВЫ”ланырга өлгерделәр икән со-о-о-о-оң , әәәәәәә ??? Значит, ата анасы шикәрле яраткан, нәселдәнлек...
Ә несахарный диабетның сәбәпләре. Баш миенең гипофиз һәм гипоталамусы, (организмның яшәеш функциясенә җауаплы өлеше) дөрес эшләмәү сәбәпле... Несахарный диабет сахарный диабет кебек үк куркыныч түгел ди анысы , тик артык онытылып китеп вакытында сыеклык эчәргә генә онытмаска кирәк!.. Әнә, Әлфинә Әгъзамова “ Җир әйләнә, җир әйләнә. Җир әйләнә нигә әйләнә җир? Ә йолдызлар күктә ник яна? Ай түгәрәк булыр иде микән, Мәхәббәт булмаса доньяда? –дип өзгәләнә – өзгәләнә, елый – елый чәбәләнеп җырлый... Җирнең нигә әйләнгәнен дә белмәгәч. Йолдызларның да ник янганын белмәгәч, ни нәрсәләр дип кенә укып йөрде икән соң бу җырның сүзләрен язучы. Айның түгәрәклегенең ни катнашы бар монда? Түгәрәк булды ни, квадрат булды ни, өчпочмаклы булды ни. Мәһәббәтнең булу булмауында айның геометрик формасының ни бәйлелеге бар сооооң ? Ни шигырь, ни җыр тексты. Рифмасы да юк! Бары тик - сөйләм телендәге җөмләләр... Ни язганыңны, ни җырлаганыңны белмәгән кебек – ”Шикәрле ашаганнан шикәр чире булмый ул” – дип, җиргә мөгезен терәгән үгез шикелле һаман тәкрарлап торсаң була инде ул диабет... Тагын ! Җырга тема беткәнлектән хәзер җыр язучы авторларның ике җырының берсе язмыш темасына! Алай булгач халыкка: - Язмыш!!! Ходай шулай язган!!! – диясе дә, диванда бот күтәреп, тиле тартма карап, шикәрле, татлы, ашап кына ятасы!!! Хәзер, шул, “Язмышлы” җырларга таянып, йәшләр күктән манный ярмасы яуганын көтеп йәшәргә ияләнеп бара. Әнә, җырласыннар шикәрнең зыяны турында – дип, тәмамлады моң - зарын Фатыйх.
Юк, юк... Тәмамламаган икән. Фатыйх:
-Менә кичә, “Акчарлак” газетасыннан укыган идем. Диетолог - врач, Чулпан Мөслихова - шикәр белән тозның зыяны турында: “Дөньякүләм сәләмәтлек саклау оешмасы сәләмәт кешегә көнгә 5 грамм гына тоз кулланырга киңәш итә. Ләкин көндәлектә аны, 2-3 тапкыр күбрәк кулланалар. Нәтиҗәдә төрле авырулар барлыкка килә: Гипертония (кан басымы), остеопороз (сөякнең көпшәкләнеп тиз сынуы), шешенүләр. Кан йөреше бозыла, бавыр канны чистартып өлгертә алмый – дип, дәвам итеп тезә башлады...
Альтернатив буларак, алмашка тоз урынына лимон согы, кара борыч, тәбигый тәмләткечләр, Гималай тозын кулланырга була.
Шикәрне - “Ак үлем, “ Ак наркотик” – дип атыйлар. Бүгенге көндә өч кешенең икесендә шикәргә карата психологик һәм физиологик бәйлелек бар. Стрессны шикәр белән җиңәргә тырышабыз. Хәл бетсә дә баллы әйбер ашап куябыз. Нәтиҗәдә, “Икенче тип” диабет барлыкка килә, йөрәк – кан әйләнешенә зыян салына, тире һәм организм тиз картая, хатын – кызлар “молочница” белән интегә. Шикәргә алмашка – альтернатива – буларак: җиләк җимеш, чын бал, натураль әче шоколад, какао мае, стевия (баллы үсемлек), эритрит (кавын шикәре) кулланырга мөмкин” – дип, язган. ...Тик, болар, кисәтүләр күптән билгеле инде... Халык кына, һаман тукып торсаң да, нигәдер аңларга теләми. Ашаган шикәрләре шулай миңгерәткәнме – әллә инде сахарозависимыйга әйләнгәннәрме?! Бер нәфселәрен тыя алмыйлар да – аннары көненә әллә ничә мәртәбә инсулин кадап *егенеп бетәләр. Комага китеп ычкынуы да бик тиз. Әле, диабет кына түгел – инфаркт, инсульт та, рак чире дә һәм башка төрле чирләр дә китереп чыгара бит әле ул шикәр белән тоз. Тагын терлек майлары, кибет химиясе... – диеп, санап китеп, кешеләрнең үз – үзләренә карата булган мәнсезлегеннән, битарафлыгыннан, гаҗизләнүдән аптырап сүгенде дә сүгенде... - Радиодан Ильвина җырлый: “Сине түгел, сиңа булган сөюемне сагынам”- дип, иңри, йәш баладай көйсезләнә. Һич башка сыймый! Ничек була ала соң ул алай? Егетеңә булган сөюеңне генә сагынып, егетеңнең үзен ничек сагынмаска була ди? Бу сөюеңне сагыну түгел – ә; “Ниемә дип шул кабәхәтне сөйдем икән? Вакытымны бушка үздырганмын икән бит мин”- дип, өзгәләнү, ачыну, тирәнтен үкенү була!
Әнә шулай – Медицина кисәтүләрен санга сукмыйча, карышып, үз белдеклеләнеп, һаман шикәрле ризык урсаң. Ниһаять, диабет үрләрен дә яулап алырсың. Тик аннары гына Диабетын түгел, татлыны, шикәрлене сагынам”- дип бер дә җырлысың килеп тормас шул. Шикәрне күрәсең дә килмәс. Төшләреңдә шикәр ашауыңны күреп, разбой салып чәчрәп уянырсың...
Ә олы белекләр, киресенә катканнар, каршы төшүчеләр, ашасыннар татлы – баллы ашамлыкларын! Рәхәтләнсеннәр!
Болар минем ауыздан чыккан хикәяләмә түгел!!! Күреп торасыз Фатых сөйләде... Алайса әнә Әчегөл: - Син, үзеңне: “Великий Маг”, “Народный Целитель” дип, интернетка рекламалап куйгансың икән – ди. Әллә көлә, әллә шаярта? Шулай, кызык эзли кайчак...
Ә менә, минем: “ ТЕЛӘП АЛГАН ҮЛЕМ ЯКИ ГОМЕРНЕ ЧИКЛӘГӘН КҮТЕНЛЕК” язмасыннан өзек...
- Татлы әйбер ашаган да гына татлы. Бер минут үтүгә авызыңда бер нинди тәм дә калмый. Файдалы карабодай, дөге, солы боткасы, аш ашадың ни дә, зыянлы сгущенка чөмердең ни. Нәтиҗәсе генә тора- бара аяныч... Корсак эчендә, ашказанында, авыз эчендәге шикелле тәм тою рецепторлары юк бит. Булса бер хәл иде инде, тәм сизә торган корсагыңны селкетеп, тибрәтеп, вакыт – вакыт кулың белән шапылдатып-чәпелдәтеп, кендегеңне сыйпап, күкрәгеңне киереп, рәхәтлектән кикереп , йөрер идең, чикерткәдәй сикереп. Юк шул, “бигрәк кызганыч”, андый ителеп яратылмагансың. Бары тик, берәр төрле тәмле торт ашаган булсаң, йөрисең инде, “Шәп булды әле бу”,- дип тәме авызыңнан биш былтыр ук юкка чыккан торт турында коры уйлар уйлап сөенеп, йөрисе урында тортның зыяны турында уйлап, көенеп. Бар ул, кайбер кешеләр - хоббилары тәмле ашау, бөтен гомерләрен татлы ашауга, үмыра - умыра күбенүгә гына багышлыйлар, исраф итәләр. Нәтиҗәсе - сәләмәтлеген пәри өшкерә... Бер утырып, тәмле ашау кадерлерәкме, әллә утыз-кырык ел вакытыннан элек җир куенына тыгып куелган гомерең кадерлерәкме??? “Бер утырып ашау” дим, чөнки ул, һәркөн кабатлана торган - чамасын белмәүчеләр өчен - тыгыну, бүселү процессы гына. Гадәткә кергән ашауның бер нинди дә искә алып, авыз күтәреп сөйләрлеге юк. Ул, бер утырып ашау булып кына күз адына килергә мөмкин... Үз аягыңда йөргән ул бәхетле көннәрне сагынып еларсың, тик!? Тик.. тик шул менә тик... Әҗәл агай секундомерга баса. “Нигә мин”???- дип, елыйсың, чиныйсың, үкерәсең, өзгәләнәсең, бәргәләнәсең, үксисең... Җир астына үз кулларың белән тыгып куелган, утыз-кырык ел гомерең кызганыч... Шул гомер эчендә син нинди генә истәлекле, мәңге онтылмаслык шатлыклы, рәхәт мизгелләр, сагынып сөйләрлек маҗаралар, хәлләр кичермисең, онык - оныккачайларың-туруннарыңны күреп - сөеп сөенер идең...
ТАУФИК ЧУРЕКЕЕВ
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4