✅Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романы үз заманының күренекле шәхесләреннән берсе саналган, Петербургның атаклы Бестужев югары курсларында белем алган, 1912 елгы Балкан сугышында шәфкать туташы буларак катнашып, зур каһарманлыклар күрсәткән, татар хатын-кызының данын еракларга таныткан Чистай кызы Гөлсем Камалованың тормыш юлын сурәтли. Гөлсем ханым – милләтебезнең Г. Тукай, Г. Исхакый, М. Бигиев, Ф. Әмирхан, Ф. Кәрими, Й. Акчура, И. Нуруллин, А. Расих, М. Ногман кебек олуг шәхесләре белән аралашкан кеше. Аның Тукайга булган чиксез шагыйранә мәхәббәте язмыш күгендә, еракта балкыган аҗаган төсле якты һәм серле. Гомумән, Гөлсем Камалова-Акчуринаның гомер юлы гаҗәеп катлаулы, гыйбрәтле һәм тарихи вакыйгаларга бай.
✅280 сум
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев