Быел «Иделем акчарлагы» бәйгесе 25-нче тапкыр була. «Без эшләрне кабул итүне гадәттәгедән иртәрәк башларга булдык», – дип хәбәр итә «Идел» яшьләр үзәге.
Бәйге ике яшь категориясендә үткәрелә: 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр һәм 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәр. Бәйгенең нигезләмәсе «Иделем акчарлагы» төркемендә урнаштырылган.
Түбәндәге номинацияләрдә эшләр кабул ителә: поэзия, проза, драма. «Ватанны Саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, әлеге темаларга багышлап язылган поэзия, проза яки драма номинацияләрендә иң яхшы әсәр авторына бер махсус бүләк тапшырылачак. «Проза» номинациясенә күләме 20 мең, «Драма» номинациясенә 35 мең тамгадан артмаган әсәрләр кабул ителә», – диелә хәбәрдә.
Гаризалар һәм әдәби әсәрләрне idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресына 2025 елның 30 сентябренә кадәр юлларга мөмкин.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев