8 февральдә Төркиянең Анталия шәһәре яр буенда «Татар йөгереше» уздырылган. Ул Татарстан Республикасының Дәүләт Туграсына багышланды, һәм аны «Төркия Татарлары» җәмгыяте оештырды, дип хәбәр итте йөгерешне оештырган Наил Нәбиуллин. Бу турыда "Татар-информ" яза.
Чарада 80 кеше катнашкан. «Җыенда катнашучыларның максаты – йөгерү генә түгел, ә татар рухын тою, бердәмлекне күрсәтү һәм үз гореф-гадәтләреңә хөрмәт белдерү иде», – диде ул. «Без татар мәдәниятенең утырып чәй эчүдән генә тормаганлыгын күрсәтергә теләдек. Татар чаралары башка төрле дә булырга мөмкин – актив, хәрәкәтле, тормыш белән тулы! Без – бай тарихлы, көчле рухлы, зур спорт уңышларына ирешкән халык. Татар яшьләре күрергә тиеш: үз тамырларың белән горурлану, телне белү һәм җырларны башкару гына түгел, ә спорт, сәламәт тормыш рәвеше һәм җәмәгать эшчәнлегендә катнашу да», – диде ул.
Йөгереш барышында катнашучылар Татарстан туграсы һәм байрагы сурәтләнгән киемнәр, кием элементлары кулланган. Йөгерештә, яшь аермасына карап, 3 дистанциядә көч сынашканнар: иң кечкенәләр – 500 метр, зурлар 2 һәм 5 км.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев