Предыдущая публикация
Тулып ята җете бизәкләр;
Яши-яши туеп булмый аннан,
Өзелсә дә кайчак үзәкләр.
Соңгы җепне, нечкәрде бу дисәң,
Ә ул китә кабат ялганып;
Тернәкләнә боек күңелләр дә,
Шул өметкә тагын алданып.
Ардырмый ул яшәү дигән нәрсә,
Тормыш дигәне дә биздерми.
Көннәр генә, санамаган көе,
Үтеп китәләр шул сиздерми.
Белмибез бит, күпме яшәсен дә,
Бүгенгегә шөкер, шул җиткән.
Табыла ул шатлык, канәгатьлек,
Өзелмичә нечкәргән җептән.
Тирә-юньгә күзне атасың да,
Матурлыкны эзләп табасың;
Кай вакытта, хыял белән генә,
Артларыннан аның чабасың.
Тормыш бит ул, шактый кызык нәрсә,
Сынауларны алга тезсә дә;
Яши-яши туеп булмый аннан,
Үзәкләрне кайчак өзсә дә...
Мәүлит Шакиров
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев