Предыдущая публикация
Масаймадык, барын ашадык.
Ямау салган оекбашлар киеп,
Барыбер дә тату яшәдек.
Күңелләргә утеп сагындыра
Әниемнең кызу пичләре.
Тормышымны яктылыкка урый
Биреп тора кебек көчләрен!
Иртәләрен мич башыннан төштек,
Балачаклар акка буялган,
Бер кайгысыз яшьлек хатирәсен
Күңелебез ничек җыялган?
Мичкә тәгәрәткән бәрәңгеләр
Күз алдында ята таралып.
Балачакта күргән бәхетләрем
Бетмәгәннәр әле саналып.
Авыл мичен бик нык сагындыра,
Күңелләргә җитми җылысы.
Үтә гомер аккан сулар кебек
Йөрәкләрдә яшьлек сулышы!
Алсу Исхакова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев