Сизмәдек тә еллар узганын
Ашкынулар, шашу, сөюләрне
Каплап киткән гомер тузаны.
Йөрәк кенә һаман ярсып тибә,
Риза түгел яшьлек узганга,
Әйтерсең лә эчтә җигүле ат
Чабар кебек кире язларга...
Эх, кайтасы иде шул елларга
Кичкә таба ялан буйлатып
Бер көләсе, бер җырласы иде
Авыл әбиләрен уятып.
Әйләнәсе иде урамнарны
Йолдызлары, ае батканчы
Теге егет кемне озатты дип
Уйланасы таңнар атканчы.
Төзәтәсе иде хаталарны
Үзгәрсеннәр иде язмышлар
Язгы ташкын булып аксын иде,
Үкенечләр, кайгы, сагышлар.
Очратасы иде яшьлек ярын
Сине генә сөйдем дияргә
Тагын бер кат янып сөйсән иде
Йөрәк калсын иде күмергә..
Әй, чабасы иде урамнардан
Ике атласыны бер басып
И яшьлегем, бөтен дөнья малы
Бер көненә синең тормаслык.
Гөлүсә Басирова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев