Предыдущая публикация
Чыдаса чыдый йөрәк
Хәсрәтләрне бүлешергә
Кешегә кеше кирәк.
Шатлык килсә сөенергә,
Булса да сирәк-мирәк
Уртаклашып куанырга
Кешегә кеше кирәк.
Эч зарыңны бушатырга,
Тормышта була терәк
Ачуыңны белдерергә,
Кешегә кеше кирәк.
Гомер үтә, нервы бетә
Янганда куздай көйрәп
Соңгы сулыш алганда да,
Кешегә кеше кирәк!
Мирһади Разов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев