Предыдущая публикация
Ике гомер бирми Ходай,
Бер биргәне сынаулы.
Туган нигез изге бит ул –
Әнкәй-Әткәй дәвамы.
Әнкәй рухы, яшәү төсе,
Тормыш агышы анда.
Туган нигез истән чыкмый,
Төшкә керә һаман да.
Туган нигез, Әнкәй-Әткәй
Мөлаем карашлары.
Әрнетеп җанны телгәли
Туган йорт язмышлары.
Җәйләр җитсә көтә сыман,
Изге нигез, туган йорт.
Әйтә сыман: «Чүп үстермә,
Нигеземне чиста тот!»
Туган туфрак, изге нигез
Яшәү серен өйрәткән.
Үзем еракта булсам да,
Туган нигез – йөрәктә.
Анастасия Усачева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев