Предыдущая публикация
❤
Тавыш, тынсыз кышкы суык
Каплый кебек җирне томанга.
Ялангач агачларга бәс өләшеп,
Суык урап йөри урамда.
Ябык тәрәзәләргә ясап куя
Оста итеп матур бизәген.
Барлык җирне каплап куя
Җәеп ап - ак калын келәмен.
Морҗалардан чыгып төтен
Биек күкләргә туры юл ала.
Үрмәли сыман йолдызларга
Җылы тунын сала - сала.
Яңа карлар җиргә ятканда
Көзне суык кышлар алыштыра.
Җил ачуын китергән чакта
Хәйран гына буран котыра.
Динара Мухамаева - Шакирова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев