Согуд Гарәбстанында татар дин тәгълиматчысы, мәгърифәтче Муса Бигиев турында гарәп телендә язылган китап басылып чыккан. Китапның исеме (العلامة موسى جارلله و موقفه من التقليد و الاجتهاد) «әл-Галлямә Муса Җаруллаһ вә мәүкыйфуһу мин әт-тәкълид вә әл-иҗтиһад (1292-1369 һ.) (1875-1949 м.)». Татарчага тәрҗемәсе: «Галимнәрнең галиме Муса Җаруллаһ һәм аның тәкълид белән иҗтиһадка карашы (һиҗри 1292-1369) (миляди 1875-1949)».
«Бу арада дөнья буйлап сибелгән берничә дустымнан куандыра торган хәбәр килде. Китапның исемен укыган мәлдә үк авторының кем булуын чамаладым. Ялгышмаганмын: әлеге әсәрне Мансур Габделбакый Бохари исемле кеше язган. Аның турында мин 2018 елдан ук беләм, ул да минем турында хәбәрдар. Без читтән торып таныштык, тик кулларны кысышып күзгә-күз карап сөйләшеп утырырга әлегә насыйп булмады», - диде Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бүлек мөдире вазифаларын башкаручы, фәлсәфә фәннәре кандидаты, доцент Айдар Хәйретдинов.
Аның әйтүенчә, Мансур Бохари - Төркестанның күренекле галимнәреннән булган Мөхәммәт Муса Төркистаниның (1904-1991) оныгы. «Муса Төркистани революциядән соң большевиклардан качып китеп Кәшгар, Әфганстаннарда яшәп, соңыннан Согуд Гарәбстанына барып урнашкан була. Муса Бигиев белән дә таныша, аннан белем ала, дуслашып өлгерә. Мансур әфәнденең Бигиев белән кызыксынуы да шуннан килә», - дип аңлатты галим.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев