Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте пленумы узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуны, шулай ук махсус хәрби операциядәге мөселман сугышчыларына теләктәшлекне көчәйтү буенча бурычларны исәпкә алып, хәзрәтләр бертавыштан Нәзарәттә «Каһарманнар елы»н игълан итү турында карар кабул итте. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиядә «Ватанны саклаучылар елы» игълан ителүен искәртте. Ул агымдагы елда имам-мөхтәсибләрне һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык оешмалары җитәкчеләрен эшчәнлекләрен шушы тема белән бәйләп алып барырга өндәде. Ул Ватанны саклаучы геройларга хөрмәт күрсәтергә, мөселманнарның Ватанны саклауга керткән бәйләп бетергесез өлешен һәм батырлыгын билгеләп үтәргә, аларга һәм гаиләләренә ярдәм күрсәтергә кирәклеген ассызыклады, диелә хәбәрдә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3