Предыдущая публикация
Җиргә кадәр башың иярсең
Сорап тормый кайчак кайгы килә,
Кара күлмәгеңне киясең.
Тезләнмимен, димә, ялгышканда
Гафу сорар өчен тезлән син
Иелгәннең башын кылыч кисми,
Бәхетеңнән өмет өзмә син.
Тик тезләнмә дошман каршысында,
Буйсындырам, дигән явызга
Горурлыгың сакла, бу йөрәгең,
Әйләнсә дә кайнар бер кузга.
Тезлән тагы рәхмәт әйтер өчен,
Газиз атаң-анаң алдында
Соң булмасын, аннан үкенерсең,
Соңгы көнгә аны калдырма.
Тезләнмә син түбән ялагайга,
Кешелексез түрә һәм байга
Тормышыңның түре якты булыр,
Намазга бас, тезлән Ходайга.
Мирһади Разов
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1